Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан60 яшькә кадәрге кешеләр (24 кеше).

Татарстан буенча Казанда – 18, Түбән Камада -3,  Нурлатта - 2, Агрыз, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 14 июльгә Татарстанда 5061 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән. Барлыгы 3916 кеше дәваланган.


Нет комментариев