Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән
Яңалыклар

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичке сигезләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Азнакай районының Беренче Май бистәсендә бер катлы кирпеч йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр, янгынны сүндергәннән соң, өйдә бер ир-атның мәетен табып алган. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар. Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-01-2021/tatarstanda-sh-hsi-yortta-yangyn-chygyp-ber-ir-atny-gomere-zelg-n-5796999


Нет комментариев