Татарстанда редакция хезмәткәрләренең уртача яше 44 яшькә җиткән
Бу хакта Казанда «Энергопром» форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов белдерде
Миргалимов сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәткәрләр саны медиа куллануның үзгәрүе һәм яңа технологияләр үсеше аркасында кими.
«Район редакцияләре кадрлар кытлыгы белән еш очраша, һәм бер хезмәткәр фотограф, оператор, журналист һәм редактор эшен бергә алып бара. Журналист универсалга әйләнә», - дип өстәде спикер.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев