Татарстанда ОСАГО полисына уртача бәя 9 мең сумга җиткән
Мондый мәгълүматларны «Финуслуги» финанс маркетплейсына сылтама белән «ТАСС» яза
Моннан да кыйммәтрәк бәяләр берничә генә төбәктә теркәлгән: Новосибирск өлкәсендә – 13,7 мең сум, Ингушетиядә – 10,8 мең, Хабаровск краенда – 9,8 мең.
ОСАГО полисына Россия буенча уртача бәя беренче кварталда 7,2 мең сум тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,8 процентка арткан.
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, илдә иң еш Lada маркалы автомобильләр иминиятләштерелә – аларга барлык рәсмиләштерелгән полисларның 21,1 процент туры килә.
Чыганак, фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев