("Татар-информ"). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кинәт артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республикада гыйнварнең беренче атнасында авыручылар саны 5 мең 598 булса, узган атнада, 8 нән 14 гыйнварга кадәр, 13 мең 411 кеше теркәлгән.
Татарстанда авыру күрсәткече 10 мең кешегә 34,8 кешене тәшкил иткән. Шул ук вакытта, белгечләр төбәктә авыру дәрәҗәсе эпидемиологик баскычтан 16,2 процентка түбән, дип белдерә.
Нет комментариев