Татарстанда мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге белгечләре барсның чиста генын чыгарачак
Татарстанда «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәгенең фәнни эшен Вячеслав Рожнов җитәкләячәк.
Татарстанда булдырыла торган «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәгендә фәнни эшләнмәләрне республика галимнәре генә түгел, Россия Фәннәр академиясенең А. Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты белгечләре дә алып барачак. Эшләнелә торган проект турында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.
"Бу дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-тикшеренү үзәге булачак. Бездә КФУда белгечләр бик көчле. Безгә академиклар килгәч, алар сокландылар һәм бүгенге көндә безнең университетта булган базага гаҗәпләнделәр. Бүгенге көндә КФУда әлеге геномнар банкы — Россия Федерациясендә бердәнбер. Җиһазланыш дәрәҗәсе дә югары дәрәҗәдә», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, үзәк белгечләре «Чиста геном чыгарачак, бу бик мөһим». Эшнең фәнни өлешен РФА А. Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты хезмәткәрләре Россия галим-териологы Вячеслав Рожнов җитәкчелегендә җитәкләячәк.
«Барсларны кыргый мохиттән алып кайтачакбыз. Тигез булмаган рельеф булдырабыз, һәр төр өчен аерым территория булачак: мануллар өчен — кечкенә, барслар өчен — зур. Эсселек һәм салкынны кем һәм ничек кичерүен өйрәнәчәкбез, бу җитди эш булачак», — дип билгеләп үтте Шадриков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев