Татарстанда машина тәгәрмәчләренә бәяләр ничек үзгәргән?
Яңалыклар

Татарстанда машина тәгәрмәчләренә бәяләр ничек үзгәргән?

Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4,3% ка арткан ди белгечләр

Росстатның соңгы мәгълүматларына караганда, 2026 елның февралендә Татарстанда бер машина тәгәрмәче (шина) өчен уртача бәя 5 807 сум тәшкил иткән. Бу – үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4,3% ка арту.

Кайчан җәйге резинага күчәргә?

Экспертлар җәйге тәгәрмәчләрне һава температурасы +5 градустан югары булганда гына куярга киңәш итә. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең фаразлары буенча, республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава +7 градуска кадәр җылыначак. Көндез температура +10…+15 градус арасында көтелә, ә кайбер районнарда термометрлар +19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Апрель башында һава торышы

Синоптиклар хәбәр итүенчә, шимбә көнне, 4 апрельдә, төнлә минималь температура +1+6 градус булачак, ә көндез һава +10+15 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 5 апрельдә, төбәктә бераз салкынрак булачак: төнлә температура 0+3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +10 градус җылы көтелә.

Фото – Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев