Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда лимфа патологияләрен аз инвазив операцияләр ярдәмендә дәвалый башладылар

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Абашев хәбәр итте

Татарстан Республика клиник онкология диспансерында лимфа системасының катлаулы патологияләрен дәвалау өчен беренче тапкыр аз инвазив операцияләр ясала башлады. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Абашев хәбәр итте.

Ике уникаль операцияне интервенцион лимфология мастер-классы кысаларында ясалган. Мастер-классны Республика клиник онкология диспансерының рентгенохирургия дәвалау методлары бүлеге мөдире Булат Шәрәфетдинов һәм Н.Н.Петров исемендәге илкүләм медицина тикшерүе үзәгенең рентгенохирургия дәвалау һәм диагностика методлары бүлеге белгече Павел Балахнин алып барды.

Беренче пациентның нәселдән килгән авыруы булган. Авыру лимфедема дип атала. Хатын-кызның күкрәк юлы дөрес үсмәү сәбәпле, аның лимфа агышы дөрес эшләмәгән. Пациент инде күп еллар дәвамында аяклары шешүдән интеккән. Аның күкрәк һәм корсак куышлыкларында лимфа җыелган.

Лимфа агышын торгызу өчен, табиблар пациентның корсак куышлыгы аша озын энә ярдәмендә лимфа юлына пункция ясаган.

Икенче пациентның авыруы лимфатик мальформация дип атала. Аның берничә урында лимфа тамырлары киңәйгән булган. Табиблар киңәйгән тамырларны махсус катнашма белән тутырган һәм эмболизацияләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев