Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды
Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1977 елгы хатын-кыз Әлмәт район үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенә яңа коронавирус йогышы белән хастаханәдән тыш пневмония белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган. Вирус идентификацияләнгән.
1947 елгы Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз, хастаханәдән тыш пневмониянең авыр агымы белән, КФУның медсанчастенә китерелә. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Нет комментариев