Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Җилнең тизлеге урыны белән 26 метрга кадәр көчәя
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республика территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 26 метрга кадәр көчәя.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына агачлар, юл билгеләре, реклама щитлары һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска киңәш итә.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев