Татарстанда ир-атны үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен хөкем итәчәкләр
Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде
2025 елның җәендә үсмер торак пунктларның берсендә мопедта йөрергә чыккан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм берьюлы ике автомобиль (шуларның берсе - «КАМАЗ») белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
«Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев