Татарстанда ял көннәрендә нуль градуска кадәр җылытачак
Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте
«Бүген-иртәгә -4..-9 градус көтелә, аннары бер тәүлеккә - 0..-5, аннары тагын -4..-9, ә төнге сәгатьләрдә -10..-12 градус булачак, якшәмбе көнне җылытачак», - ди синоптик.
Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан килүче циклонның җылы секторына эләгәчәк. Һава температурасының нульгә якын булуы язның беренче билгесе булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал, аннан соң һава торышы тотрыклана.
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев