( «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда узган елда хатын-кызлар һәм яшьләр арасында эшсезләр саны кимегән. Шул ук вакытта егетләр һәм кызлар эшкә тизрәк урнаша. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Эшсезлек структурасын анализлагач, ел нәтиҗәләре буенча уңай үзгәрешкә игътибар иттек. Республикада даими эш урыны булмаган яшьләр кимегән. Әгәр элегрәк әлеге күрсәткеч 20 процентка җитсә, бүген ул 16 процентка калган», - дип искәртте министр.
Әгәр элегрәк егетләр һәм кызлар эш эзләүгә якынча ярты ел вакытын сарыф итсә, хәзер ул дүрт айга кадәр кимегән.
Э.Зарипова хезмәт базарындагы тагын бер уңай күренешне билгеләп үтте - республикада эшсез хатын-кызлар саны азайган.
«Эшсезләр арасында бүген гүзәл затлар 60 процент тәшкил итә. Шулай да бер ел эчендә аларның саны 5-8 процентка кимеде», - диде министр.
1 декабрь мәгълүматларына караганда, республика мәшгульлек үзәгендә 11,7 мең эшсез кеше исәптә тора. Хезмәт базарында вакансияләр саны 35 меңнән артып китә.
Нет комментариев