Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19дан 2 яңа үлем очрагы расланды

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

1938 елгы Татарстан кешесе 23 июньдә Тукай район үзәк хастаханәсенә коронавирус йогышының авыр формасы һәм хастаханә эчендәге, ике яклы пневмония белән хастаханәгә салына. Пациентның хәле начарлана. 15 июльдә ул үлә.
1951 елгы пациент Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасына 17 июльдә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуына шикләнеп хастаханәгә салына. Тикшерү нәтиҗәсендә пневмония ачыклана. Пациентның хәле авыр була һәм ул ИВЛ аппаратына тоташтырыла. 21 июльдә ул вафат була.
Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев