Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 198гә җитте.
Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Республикада вирус аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 198гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булучылар — өч хатын-кыз (1935, 1946 һәм 1948 елларда туган), шулай ук 1943 елда туган ир-ат.
«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев