Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
Яңалыклар

Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган

Барлыгы 24 июльгә 5372 авыру очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 4219 кеше дәваланган.

7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 18дән 30 яшькә чаклы кешеләр.

Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 19, Нурлатта -2, Яр Чаллыда, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй районы, Яшел Үзән, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе,  Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.


Нет комментариев