Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда бала туу күрсәткечләре кими

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда бала туу күрсәткечләре 1,2 процентка кимеп, 1,451 дән 1,434 кә кадәр төшкән

Ил күләмендә исә кимү күрсәткече тагын да зуррак  – 2,8 процент. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышында республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Кызганыч, соңгы елларда республикада бала табу күрсәткечләре кими. Әмма тулаем алганда, ул илкүләм саннарга караганда күпкә зуррак булып кала”, – диде министр. Аның әйтүенчә, туучылар саны кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе – бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кими. “Бу – 1990 нчы елларның аз санлы буыны белән бәйле. Моннан тыш, хатын-кызлар беренче баласын соңрак таба башлады: 2005 елда тәүге тапкыр әни булучыларның уртача яше – 25 яшьтән бераз артыграк булса, хәзер – 29 яшьтән артык”, – диде Эльмира Зарипова. Ул халыкның демографик картаюын тагын бер фактор дип атады. “Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше 40 яшьтән артып китә: ир-атларда ул – 38 яшь, хатын-кызларда – 42 яшь”, – диде министр.

Эльмира Зарипова искәрткәнчә, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары әлеге кыенлыкларны җиңеп чыгуга юнәлдерелгән һәм төрле катлам гаиләләргә исәпләнгән. “Аерым алганда, Татарстанда авылда яшәүче һәм яшь вакытта бала тапкан хатын-кызларга түләү каралган. Бу елдан аның күләме ике тапкыр артты. Әлеге төр түләүне алган 16,4 мең хатын-кызның һәр бишенчесе диярлек 29 яшькә кадәр күп балалы әни булды”, – диде Эльмира Зарипова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев