Татарстанда авылда яшәүче хатын-кызларга бала туганда бирелә торган түләүне арттырачаклар
Проект коррупциягә каршы экспертиза уза
Документ 2018 елның 9 февралендә кабул ителгән 67 номерлы карарга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Проект нигезендә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкач бирелә торган түләүне 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы баласын тапкач бирелә торган түләүне 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
Түләүләрне алу шартлары үзгәрешсез кала: хатын-кыз түләү алу өчен мөрәҗәгать иткәндә Татарстандагы авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәдә кимендә өч ел даими нигездә яшәргә тиеш.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев