Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.
Семинар-киңәшмәләр кысаларында «Авыл территорияләрен комплексы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча алымнарын камилләштерү мәсьәләләре каралачак.
27 мартта семинар Бөгелмәдә узачак – биредә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев