Татарстанда АИ-92 бензинының бәясе 70 сумга якынлашкан
Татарстанда автомобиль ягулыгына бәяләр артуын дәвам итә
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13–20 июль аралыгында АИ-92 бензинының уртача бәясе 69,99 сумга җиткән. Бер атна элек ул 68,11 сум тәшкил иткән. АИ-95 тә кыйммәтләнгән: хәзер аның литры уртача 75,13 сумнан сатыла, моңа кадәр бәясе 73,85 сум булган.
Кыйммәтле ягулык маркалары арасында зур үзгәреш күзәтелмәгән. АИ-98 һәм аннан югарырак бензин нибары биш тиенгә генә арткан һәм литры өчен уртача 98,45 сум тәшкил итә. Дизель ягулыгында да бәяләр әллә ни үзгәрмәгән – аның уртача хакы 81,72 сумга кадәр күтәрелгән.
Республикада бензинның уртача бәясе дә күтәрелгән. Хәзер бер литр бензин өчен уртача 72,91 сум түләргә кирәк.
Шулай да Татарстан күрсәткечләре Идел буе федераль округындагы уртача бәяләрдән түбәнрәк булып кала. Округ буенча бензинның уртача бәясе 74,27 сум тәшкил итә. АИ-92нең уртача бәясе 70,96 сум, АИ-95неке – 76,77 сум, ә дизель ягулыгы 83,79 сумнан сатыла.
Россия күләмендә дә ягулык кыйммәтләнүе дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, соңгы атнада бәяләр үсеше элеккегә караганда бераз акрынайган, әмма тулысынча туктамаган. Бензин уртача 1,7 процентка, дизель ягулыгы 1,9 процентка күтәрелгән.
Чыганак һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев