Татарстанда 7 октябрьгә һава торышы
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә үзгәрешле болытлы һава көтелә, урыны белән аз гына яңгыр явуы ихтимал.
7 октябрь көнне республикада үзгәрешле болытлы һава сакланачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан җил секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, кайбер районнарда секундына 15–18 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы +2+7 градус булачак, ә көндез +11+16 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев