Татарстанда 30 градуслы эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 30 градуслы эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә

Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда 22 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, урыны белән 12 метрга кадәр көчәя.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев