Татарстанда 2026 елның 26 июнендә 600гә якын пар язылышкан
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр
Матур датада, 2026 елның 26 июнендә, Татарстан ЗАГСлары 600гә якын никахны теркәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Тантаналар республиканың 45 мәйданчыгында (классик никахлашу сарайларыннан алып күчмә локацияләргә кадәр) узды. 26 июнь быелның беренче яртысында иң популяр көн булды. Иң күп никахлар (114 никах) Казанда теркәлде. Шулай ук Чаллыда (74), Арчада (23), Түбән Камада (21), Тукай районында (22), Әлмәттә (16) дә язылышучылар күп булды», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
«Республикада никахны теркәү өчен иң популяр айлар - июль һәм август. Узган ел никахларның 30 проценты шушы айларга туры килгән. Никахларны дәүләт бәйрәмнәре – Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көннәрендә теркәү дә популярлаша бара», – дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев