"Закон нигезендә баланы карау буенча отпуск баланың әнисенә, әтисенә яки башка туганнарына бирелергә мөмкин. Шулай итеп, әгәр баланың анасы баланы карау буенча отпускта булмаса, пособие алмаса, ата кеше баланы карау буенча отпуск алып, айлык пособиегә дәгъва кыла ала", - дип белдерде Рамил Гайзатуллин.
Баланы карау буенча айлык пособиене рәсмиләштерү өчен, ата кешенең эш урыныннан түбәндәге документлар таләп ителә:
1. Баланы карау буенча отпуск турындагы гариза.
2. Социаль иминиятләштерү фондының 17.09.2012 елда гамәлгә кергән 335нче әмере нигезендә расланган пособиене билгеләү турында гариза.
3. Баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
4. Алдан туган баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
5. Ананың баланы карау буенча отпускта булмавы һәм пособие алмавы турында аның эш урыныннан белешмә. Әгәр баланың анасы беркая да эшләмәсә, яки белем бирү учрежденисендә укыса, баланы карау буенча пособие алмау турында социаль яклау органыннан белешмә.
Нет комментариев