Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды

"Без әлеге чорга тулысынча әзер", - диде урман хуҗалыгы министры.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

"Без урман янгыннары чорына тулысынча әзер. Урман янгыннарын сүндерү буенча махсус план нигезендә, 2018 елда урман янгыннарын сүндерүгә 343 кеше, 310 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Шулай ук "Урманчылык" дәүләт казна учреждениеләрендә 203 ирекле янгын дружиналары оешты. Шулай да республикада урман янгыннарын китереп чыгармау өчен тулы эш комплексы алып барыла", - диде министр.

Кузюров сүзләренчә, республикада 23 янгын сүндерү-химик станциясе бар. Шуның 18е беренче, 5се икенче типка карый.

"Янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем оешты. Аларның максаты - билгеләнгән маршрут буенча урманны патрульлек итү", - диде Равил Кузюров.

Министр шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын бозучыларга штраф күләме турында да әйтте. Ул гражданнарга - 1500-3000, вазифаи затларга - 10-20 , юридик затларга - 50-200 мең сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев