Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 11,6 меңгә якын яшүсмер каникул вакытында эшкә урнашкан

31 августка мәшгульлек үзәге тарафыннан 11 567 яшүсмер эшкә урнаштырылган

Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

31 августка мәшгульлек үзәге тарафыннан 11 567 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Балигъ булмаганнар махсус күнекмәләр яки һөнәри белем таләп итми торган вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшчеләр, хезмәт биналарын җыештыручылар, урам себерүчеләр, шәһәрнең патриотик юнәлештәге чараларында, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм мәктәп яны участокларында эш башкаралар.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган дәрәҗәдә түли. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев