Татарстан «Хәтер бакчасы» акциясендә 1 млннан артык агач утыртачак
Акция 25 апрельдән 2 майга кадәр узачак
Татарстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушыла. Акция 25 апрельдән 2 майга кадәр узачак.
Быел республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында экоакция аерым әһәмияткә ия. Татарстанда 1 миллионнан артык үсенте утыртырга планлаштырыла — һәр агач сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу символы булачак.
Төп максат — тарихи хәтерне саклау
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, «Хәтер бакчасы» акциясе экологик инициатива буларак кына түгел, ә сугышта катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау ысулы буларак та карала.
«Һәр утыртылган үсенте — Җиңү бәясен искә төшерү һәм солдатларга рәхмәт белдерү символы», — дип ассызыклады министр.
Массакүләм агач утырту 25 апрельгә планлаштырылган. Равил Кузюров барлык теләүчеләрне акциягә актив кушылырга чакырды.
Россия буйлап 27 млн агач
2026 елда «Хәтер бакчасы» акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән инде җиденче тапкыр уздырыла. Россиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар саны буенча 27 миллион агач утыртылачак.
Быел шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар хөрмәтенә хәтер аллеяләрен булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Оештыручылар
Акцияне «Хәтер бакчасы» коммерциявил булмаган автоном оешмасы, Җиңү полководецлары хәтер фонды, Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Россия Урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте оештыра.
Чыганак һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев