Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар
Яңалыклар

Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар

Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр итә

Татарстан халкы, Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуга кушылып, берникадәр вакытка бердвотчер була ала. Бу кошлар 8 августтан 16 августка кадәр исәпкә алыначак, дип хәбәр итә «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Табигатькә файда китерү өчен татарстанлыларга берничә фотосурәт ясау һәм сайтта анкета тутыру да җитә. Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясенең ни өчен кимүен аңларга һәм аларны саклау өчен вакытында чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

2026 елның кышында узган кошлар исәбен алуда республикада яшәүче 400гә якын кеше катнашкан иде. Төбәктә 7 меңгә якын чыпчык санаганнар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев