Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан хәләл продукциясе экспортын 27 млн долларга җиткерде

2025 елның 10 аенда Татарстан башка илләргә Хәләл стандартлары буенча 27 млн доллардан артык продукция җибәргән

Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 376 млн долларга җитте, дип белдерде Төркиягә визиты вакытында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Аның сүзләренчә, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алганда хәләл продукцияне экспортлау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Болар-сөт, ит, кондитер продукциясе, ашлык, көнбагыш мае һәм терлек азыгы. Чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясен китерү белән Экспорт эшчәнлегендә катнашучы 258 кеше шөгыльләнә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проекты максатларына туры килә.

Визит кысаларында министр урынбасары Төркиянең эре оешмалары вәкилләре белән очрашты, шулай ук  Халыкара сәүдә күргәзмәсендә катнашты 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев