Яңалыклар
Татарстан ветеринарлары Башкортстан чигендә сөт һәм ит белән 25 йөк машинасын кире борган
Барлык шикле автомобильләр дезинфекция үтә, Татар-информ.
Татарстан ветеринарлары хәзерге вакытта Башкортстаннан сөт продуктлары, шулай ук терлек азыгын алып чыгуны контрольдә тота. Барлык шикле автомобильләр махсус эремә белән дезинфекцияләнә, дип сөйләде «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Ветернинариясе баш идарәсенең Әлмәт җирлеге бүлеге дәүләт инспекторы Евгений Мишульняк.
Инспекторның посты республиканың Ютазы районы Урыссу-Октябрьск юлының...
Барлык шикле автомобильләр дезинфекция үтә, Татар-информ.
Татарстан ветеринарлары хәзерге вакытта Башкортстаннан сөт продуктлары, шулай ук терлек азыгын алып чыгуны контрольдә тота. Барлык шикле автомобильләр махсус эремә белән дезинфекцияләнә, дип сөйләде «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Ветернинариясе баш идарәсенең Әлмәт җирлеге бүлеге дәүләт инспекторы Евгений Мишульняк.
Инспекторның посты республиканың Ютазы районы Урыссу-Октябрьск юлының 3 нче чакрымында урнашкан. Евгений Мишульняк сүзләренчә, әлеге постта барлык машиналар тикшерелә. Алардан ерак түгел ветеринарлар белән бергә эшләүче юл-патруль хезмәте, шулай ук йогышсызландыручы эремә белән махсус машина урнашкан.
«Шушы тәүлекләрдә 25 машинаны кире борганнар, меңгә якын машина тикшерелгән. Ит һәм сөт продуктлары, терлек азыгы ташучы машиналарны кире борабыз. 4 көндә 80 килограмм ит һәм 120 литр сөтне кире бордык. Бу бозау, бәрән һәм дуңгыз итенә генә түгел, тавык итенә дә кагыла», - дип сөйләде дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев