Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 29 августта, һава шартларының начараюы турында мәгълүмат таратты.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлана.
Республикада шулай ук көчле яңгыр көтелә, дип кисәтә республика синоптиклары.
Нет комментариев