Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан Россия төбәкләре арасында кече компанияләр саны буенча беренче дүртлеккә керде

Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда кече технологик компанияләр саны 240ка җитте, ә аларның уртача кереме 244 миллион сум тәшкил итте, бу россиядәге уртача күрсәткечтән 33 процентка артык. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бүгенге көнгә кече технологик компания реестрында республикадан 252 компания теркәлгән. Бу - Россия төбәкләре арасында Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Мәскәү өлкәсеннән соң дүртенче нәтиҗә. Россия Федерациясендә күрсәтелгән чорга барлыгы 6735 шундый компания исәпләнә.

Чагыштыру өчен: 2024 елның декабрендә реестрда Татарстаннан гомуми табышы 61,5 миллиард сум тәшкил иткән 159 компания исәпләнгән, бу - гомумроссия күләменең 5 проценты.

Республиканың күпчелек кече технологик компанияләре сәнәгатьтә (25 процент), шулай ук мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм интернет өлкәсендә (17 процент) эшли.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, Татарстанда кече технологик компанияләргә булышлык итүгә системалы якын киләләр, ул компанияләргә үсешнең барлык этапларында -федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә - ярдәм чараларын тәэмин итә. Республика компанияләре ташламалы кредитлау, микрофинанслау, поручительлек, лизинг, шулай ук «Минем бизнес» үзәге хезмәтләреннән файдалана ала.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев