Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында  инстаблогер-студентлар арасында  конкурс игълан  итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары  һәм югары  уку йортлары  студентлары  арасында  уздырыла.  

Конкурс шартлары  буенча  һәр катнашучы  түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:  

-   Instagramда шәхси  аккаунт битендә  Министрлык  экспозициясеннән  фотография урнаштырырга; 

- күргәзмә    экспонатын  тасвирларга;

- Министрлыкның  рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама бирергә;   

-   хэштег өстәргә: #татагроэкспо2020;

- конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче фотоны алмаска.

 Конкурс  йомгаклары  2020 елның 20 февралендә  игълан ителәчәк.   Конкурста  җиңүчеләр  бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары  белән  бүләкләнәчәк,    шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында, Арча районында Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсендә,   Россия  фәннәр академиясе “Казан  фәнни үзәге”нең «Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”  ФДБФУендә     бер көнлек  стажировка уза  алалар.    

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны   

 8(843)221-76-88(8819)  телефоны  аша  алырга  мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама