Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар
Курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак.
Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк.
Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга мөмкин.
«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/02-02-2021/tatarstan-pensionerlaryn-finans-beleme-alu-chen-onlayn-kurslarga-chakyralar-5803288
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев