Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстан лагерьлары балаларны ялга көтә: Лагерь ялы баланың үзенә ышанычын арттыра

Быел җәйге кампаниядә 175 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. Ел дәвамында исә лагерьларда 240 меңнән артык бала ял итәчәк, дип көтелә

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров быел Татарстан лагерьларында балалар ялы өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 3 млрд сумнан артык булуын, узган елга караганда, бу сумма 21 процентка күбрәк икәнен әйтте.

«Балалар һәм яшүсмерләр ялын» оештыру – әһәмиятле социаль программа», – диде Азат Кадыйров. Лагерьларга 53 мең бушлай юллама әзерләнгән. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган, төрле олимпиада һәм иҗади фестивальләрдә катнашкан сәләтле балаларга бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңнән артык баласы да лагерьларда бушлай ял итә алачак.

Лагерьларга юлламалар ничә сумга төшә?

Республика лагерьларына юллама бәясе быел җәен 20 мең сумнан 26 мең сумга кадәр, муниципаль лагерьларга – 6 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, коммерцияле лагерьларга 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Анападагы «Витязево» һәм «Глобус» лагерьларына юллама – 50 мең сум, Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» лагерына 56,3 мең сум тәшкил итә.

Азат Кадыйров әйтүенчә, ата-аналарның взнос күләме 6 меңнән 56 мең сумга кадәр. «Диңгез яр буенда ял итү кыйммәтрәккә төшә. Ата-ана взносы күләме артты, ярты бәясен юл чыгымнары тәшкил итә», – диде министр.

Татарстан Рәисе ярдәме белән җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Азат Кадыйров быел капремонттан соң Анападагы «Приазовец» лагере һәм Тукай районында «Следопыт» лагере ачылуын хәбәр итте.

Татарстан шефлыгында булган шәһәрләрдән 400 баланы Краснодар крае һәм Кырым Республикасы яр буйларында ял иттерү ниятләнә. Гомумән, Кара диңгез яр буенда 5 лагерь эшләячәк. Татарстаннан 6 меңләп бала диңгездә ял итә алачак, диде министр.

Барлык сменалар тематик юнәлешле. Әйтик, Биектау районы «Чайка» лагеренда патриотик чаралар үткәрелә.

«Сәләт-Биләр» төбкара форумында 6 меңнән артык бала ял итәчәк. Шулай ук, «Идел» үзәгендә 21 төбәк балалары өчен хәзерге вакытта «Милләтебез хәзинәләре» сменасы уза.

«Чатыр лагерьларын үстерәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны үстерүгә 100 мең сум бүлеп бирде. Лагерьларга бару юллары яңартыла. Бүген 65 лагерь каты өслекле юл белән тәэмин ителгән», – диде Азат Кадыйров.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-lagerlary-balalarny-yalga-kota-lager-yaly-balanyn-uzena-ysanycyn-arttyra-5924520

Фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев