Татарстан кадрлар резервы: яшьләр белән очрашу районыбызда узды
Мондый очрашулар яшь белгечләргә район тормышын эчтән күрергә, ә җирлек яшьләренә яңа мөмкинлекләр һәм идеяләр белән танышырга ярдәм итә
Татарстан Республикасының кадрлар резервын әзерләү программасында катнашучылар районыбыз белән танышуны дәвам итә.
Кунаклар социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук эшләүче яшьләр белән очрашу узды.
Очрашу җылы һәм эчтәлекле әңгәмә рәвешендә үтте. Яшьләрне кызыксындырган сораулар яңгырады, фикерләр уртаклашылды, тәҗрибә һәм киләчәккә планнар турында сөйләштеләр.
Мондый очрашулар яшь белгечләргә район тормышын эчтән күрергә, ә җирлек яшьләренә яңа мөмкинлекләр һәм идеяләр белән танышырга ярдәм итә.
Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев