Татарстан елгаларында су биеклеге күтәрелү сәбәпле бер күпер һәм ике юл әле дә су астында
Азнакай районының Тымытык авылында Ык елгасы аша салынган күпер әле дә су астында.
Азнакай районының Тымытык авылында Ык елгасы аша салынган күпер әле дә су астында. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Казансу (Арча районы, Кәче авылы) һәм Кече Мишә (Теләче районы, Екатериновка авылы) елгалары янындагы таш түшәлмәгән ике юл да шундый ук хәлдә.
Моннан тыш, Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә яр буен өлешчә су баскан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев