Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан балалар сәламәтлек саклау үсешенә 1,4 млрд. сум чамасы акча алды

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә килгәндә, 2020 ел уртасына ул чиреккә әзер.

Татарстан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча балалар сәламәтлек саклауны үстерүгә 1,4 млрд.сум чамасы акча алды. Шуларның якынча 780 млн. сумы федераль һәм 600 млн. сумы төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу акчаларга Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзиячәкләр, шулай ук балалар сырхауханәләре өчен җиһазлар сатып алачаклар һәм аларның планировкасын яңартачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
"Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, Татарстан Республикасының балалар сәламәтлек саклавын үстерү" региональ проекты кысаларында узачак.
Татарстанның 38 балалар поликлиникасы өчен 229 данәдән артык җиһаз 250 млн. сумга сатып алыначак. Бүгенге көндә 24 млн. сумлык өч берәмлек сатып алынган инде.
Моннан тыш, республиканың 32 медицина учреждениесе өчен эчке киңлекләрнең яңа оештыру-планлаштыру чишелешләре барлыкка киләчәк. Моның өчен 67 млн. сум тирәсе акча тотылачак. Игълан ителгән поликлиникаларның яртысында эшләр башланды инде.
Моннан тыш, кабул ителгән программа кысаларында КДМУда перинаталь, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 60 белгеч белем алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев