Яңалыклар

«Татар-информ» «Дзен» версиясе буенча федераль матбугат чаралары рейтингында 47нче урында

Татарстан басмалары арасында беренче йөзлеккә шулай ук «Реальное время» да керде, ул 94нче баскычта урнашты

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы март нәтиҗәләре буенча» «Дзен» платформасының гаммәви мәгълүмат чаралары федераль рейтингында 47нче урынны алды.

Татарстан басмалары арасында беренче йөзлеккә шулай ук «Реальное время» да керде, ул 94нче баскычта урнашты.

Блогларда һәм/яки Яңалыкларда гаммәви мәгълүмат чараларының сыйфат күрсәткечләре рейтингка нигез итеп алынган. Күрсәткечләр исәбендә телгә алыну дәрәҗәсе, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, блогка язылучылар саны һәм башкалар исәпкә алына.

Чыганак: Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев