Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җанлы Камилә

Камиләне Мөслим гимназиясенең иң тыйнак кызларының берсе, дияр кайберәүләр. Кемнәрдер оста чигүче дип бәяли. Татар телендә оста итеп сәнгатьле сөйли белүче буларак белүчеләр дә бар Камилә Минһаҗеваны.

Гөлнара һәм Ришат Минһаҗевләр гаиләсендә дөньяга килә Камилә. Әнисе китапханәдә эшләгәнгәме, әллә инде дәү әнисе Саҗидә апаның китаплар укырга яратуы тәэсиреме, кечкенәдән үк укырга, шигырьләр, әкиятләр сөйләргә ярата. Ә чигәргә ул мәктәптә өйрәнә.

– Мәгариф ветераны Роза апа Низамова чигү буенча түгәрәк алып бара башлады. Роза апа чигү үрнәкләрен, ысулларын өйрәтте. Түгәрәккә йөри башлаганда бик авыр булса да, бер төшенеп алгач, чигү бик ошады. Хәзер дә буш вакытым булу белән чигәргә утырам, – ди Камилә.

Сөйләм телен үстерергә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева ярдәм иткән. Татар теленә мәхәббәт уятучы да ул! Укытучысы белән ул татар теле һәм әдәбиятыннан узган фән бәйгеләрендә катнаша. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы үткәргән “Укучы кызлар” бәйгесендә Камиләгә Казан сәхнәсендә чыгыш ясау насыйп була. Ул төрле яклап осталыгын күрсәтә. Яңадан-яңа бәйгеләрдә, мәктәптән тыш чараларда актив катнашкан Камилә укуда да алдынгы.

Фото – К.Минһаҗеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев