(«Татар-информ»). Бөлгенлеккә төшкән «Татагропромбанк» клиентларына 15 ноябрьдән иминият акчаларын түли башлаячаклар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы хәбәренә сылтама белән.
Агентлыктан хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 2 ноябреннән 124 кредитор кертемчеләр реестрына кертелгән, кредит оешмасының аларга 1,7 миллиард сум күләмендә бурычы бар.
Шунысын да искәртик: 2017 елның маенда Татарстан Арбитраж суды «Татагропромбанк»ны банкрот дип тапты һәм 1 елга конкурс производствосы ачты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы оешманың конкурс идарәчесе итеп билгеләнде.
Нет комментариев