ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы башланды
Республика халкы тавыш бирү юлы белән һәр район буенча 43 легендар бредны сайлаячак.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть һәм башкалар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган
1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдерелә.
Тавышны http://100brand.ru/ сылтама буенча бирергә була.
Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/news/society/03-03-2020/startoval-ii-etap-narodnogo-golosovaniya-100-legendarnyh-brendov-k-100-letiyu-tassr-5726579
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев