Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

ТАСС генераль директоры Андрей Кондрашов «Татмедиа»да һәм «Татар-информ»да булды

АСС агентлыгы җитәкчесе шулай ук «Татар-информ» редакциясендә дә булды. Мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов аңа Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының эш юнәлешләре турында сөйләде

Бүген ТАСС агентлыгы генераль директоры Андрей Кондрашов «Татмедиа»да булды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аны Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштырды.

 

ТАСС агентлыгы җитәкчесе шулай ук «Татар-информ» редакциясендә дә булды. Мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов аңа Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының эш юнәлешләре турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Очрашуда шулай ук ТАСС агентлыгының стратегия буенча директоры Сергей Кузовников та катнашты.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондрашов белән очрашкан иде. Алар Татарстан Республикасы белән ТАСС агентлыгы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

ТАСС - Россиянең алдынгы дәүләт мәгълүмат агентлыкларыннан берсе. Сентябрьдә ТАСС үзенең 122 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәгълүмат агентлыгы даими рәвештә илнең иң еш телгә алына торган гаммәви мәгълүмат чаралары рәтенә керә. ТАСС көн саен алты телдә 3 меңгә якын хәбәр, Россиядәге һәм чит илләрдәге үз хәбәрчеләре җибәргән меңгә якын фото- һәм видеоматериал урнаштыра, вакыйгаларның бербөтен һәм объектив картинасын формалаштыра. Узган ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмат агентлыгы аудиториясе 147 миллион кулланучыдан артып киткән. ТАСС контенты Россиядә барлык социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән, агентлык аудиториясе аларда 4,4 миллион кулланучыга җиткән.

«Татар-информ» бүген ТАСС белән актив хезмәттәшлек итә, Россия һәм Татарстандагы мөһим вакыйгалар буенча мәгълүмат алмаша.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев