Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташларга уемда да юк!

Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Район күләмендә нинди генә спорт ярышы, марафон, спартакиада оештырылмасын – Сирена ханымны һәркайсында очратырга мөмкин. Физкультура укытучысы буларак, балаларын ярышка алып килү белән беррәттән үзе дә һәр чарада актив катнаша ул.

– Мин – Вәрәшбаш авылы кызы. Югары очтагы чишмәдә сабын ташы белән юынып, елга юлы буенча шарлавыклар үтеп, инешкә таба сәяхәт итеп үстек без, – ди Сирена апа. – Ә 7 яшемдә без әни белән Олы Чакмак авылына күчеп килдек. Бу минем өчен бик куанычлы вакыйга булды, чөнки монда Ык елгасы бар иде. Бу миңа зур елгада йөзәргә өйрәнү мөмкинлеген бирде. Әтинең эштән кайтканын көтеп кенә торам да, тиз генә атка атланып, яланга элдерәм. 
Мәктәптә физкультура дәресләрен яратмаган бала сирәктер. Башка дәресләрдән аермалы буларак, физкультурада бит йөгерергә, сикерергә, хәрәкәтләнергә мөмкин! Сирена да үз итә физкультура дәресләрен. Аеруча йөгерү һәм гимнастика ошый аңа. 
– Ул чорда эшләгән Марс Фахриевич Зиннуров безне төрле яклап әзерләде: чаңгы да шуа идек, гимнастика белән дә шөгыльләнәбез, сикерү, туп ату, хоккей, тимераякта шуу, туризм – берсе дә игътибардан читтә калмады. Капка төбендә малайлар белән шәмәйле дә уйныйм, футбол да миннән башка бармый. Автомат күтәреп, куышу дисеңме, өй бурасының өстеннән дә, астыннан да йөгерә идек, – ди Сирена ханым. – Безнең чорда ГТО нормативларын тапшыру бар иде. 7 класста ГТОны көмеш значокка тапшырдым, ә сигездә – алтынга. 
Яшьтән спортта чыныгып үссә дә, Сиренаның хыялы балет, бию белән бәйле була. Җиңел гәүдәле бөтерчек кебек кыз ак күлмәктән сәхнәдә бөтерелү турында хыяллана. Ә язмышы кызга башка юнәлешне сайлаган икән! 
Сиреналарның күршесе Гөлшат Шафигуллина, физкультура техникумын тәмамлап, эшкә кайта. Сылу гәүдәле Гөлшатның бөгелә-сыгыла гимнастика ясавын күргән Сиренаның фикере үзгәрә бит! Мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган кыз Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Укыган чорда, спорт гимнастикасы белән шөгыльләнеп, беренче разрядны үти Сирена. 
– Физкультура укытучысы барысын да белергә тиеш дип, чаңгы да шудырдылар, көрәштек тә, йөгердек-сикердек тә, – дип искә ала Сирена апа студент елларын. – Дөрес итеп йөзәргә өйрәткән укытучыларыма хәзер дә рәхмәтлемен! 
Әлмәт физкультура техникумын бишле билгеләренә генә тәмамлаган Сирена Фәсхиева техникум биргән юллама нигезендә Волгоград дәүләт физкультура институтының Казандагы филиалына укырга керә. Институтта кызны спорттан тыш фәнни эшләргә дә тарталар. Сынатмый кыз. Тик фәнни эшләргә караганда хәрәкәтне – спорт белән шөгыльләнүне өстенрәк күрә. 
Сирена Фәсхиева Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбендә 31 ел физкультура укытучысы булып эшли. Сирена Марсельевнаның ике улы (Сирена апаның уллары – дүртәү!) Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Ә икесе, башка юнәлештә укыса да, спорт белән шөгыльләнәләр. 
– Яшь чагымда сабантуйда йөгерә идем. Балаларны трибунага утыртып куям да йөгерергә чыгам. Менә шунда килеп җитми кара син финишка! Үсә төшкәч, балаларның йөгергәнен сөенеп күзәтә башладым. Хәзерге көндә дә укучылар белән көн дә йөгереп кайтырга тырышам, – ди Сирена ханым. 
Гаилә башлыгы Ниязны үзеннән калдырмый Сирена ханым, аны да спортка тарта. Гаилә белән йөзү, эстафета ярышларында катнашалар. 20 ел туризм белән шөгыльләнеп, байтак кына уңышларга ирешәләр. Гаилә белән бергәләп футбол, волейбол, баскетбол, бадминтон уйныйлар, чаңгы шуалар, йөзү белән шөгыльләнәләр. 
– Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр. Бары тик хәрәкәт кенә кешеләрне сөендерә ала, – дигән фикердә Сирена апа. – Биисеңме син, физик эш башкарасыңмы, физкультура-спорт белән шөгыльләнәсеңме – барысы да хәрәкәт белән бәйле. Спорт бит әле ул – тынычлык, дуслык теле дә, иң үтемле тәрбия чарасы да. Спорт белән шөгыльләнүче балаларның зифа буйлы, көчле һәм ныклы рухлы булып үсүләренә сөенәм. Спортны ташларга уемда да юк. Кешеләр янында юри мактанып, аларны да спортка тартырга тырышам. Ярышлардан “картлыкны җиңдем” дип кайтам. 

Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев