Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тәртип һәм төгәллек һәркайда кирәк

Техник инвентарьлаштыру бюросының төп бурычы – объектка техник план һәм техник паспорт әзерләү

Күчемсез һәм башка милекне рәсмиләштерүне вакытында башкару өчен район техник инвентарьлаштыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлек җитәкчесе Гөлназ Шәймөхәмәтова белән оешма эшчәнлеге һәм милек рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләштек.

– Гөлназ Тәлгатовна, техник инвентарьлаштыру идарәсенең Мөслим бүлеге белән таныштырып үтегез әле.

– ТР Техник инвентарьлаштыру идарәсе – техник инвентарьлаштыру һәм күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую өлкәсендә 90 еллык эш тәҗрибәсе булган алдынгы предприятие. 2025 елның маенда техник инвентарьлаштыру бүлекләре оешуга 98 ел тулды. Мөслим техник инвентарьлаштыру бүлеге Әлмәт филиалына беркетелгән. Бүгенге көндә Мөслим бүлегендә бер кадастр инженеры эшли. Предприятиенең кадастр инженерлары “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзалары булып тора.

– Техник инветарьлаштыру бүлеге нинди төр хезмәтләр күрсәтә?

– Безнең идарә хезмәтләрнең киң спектрын гамәлгә ашыручы предприятие булып санала. Бүген безнең кадастр инженерлары дистәдән артык төрдә хезмәт күрсәтә. Алар арасында райондашларыбыз иң күп кулланучы хезмәтләр: җир ызанлау, техник инвентарьлаштыру һәм техник планнар, тикшерү актларын ясау, базар бәясен билгеләү һәм экспертиза үткәрү, топографик төшерү, архивтан белешмә һәм документларның күчермәләрен бирү.

– Җир кишәрлекләрен ызанлауга киңрәк тукталыйк әле...

– Соңгы вакытта бу төр хезмәткә ихтыяҗ зур. Җир кишәрлекләрен ызанлау җир кишәрлеге чикләренең чынлыкта кайдан узуын, аның урынын, формасын һәм мәйданын билгеләүдән гыйбарәт. Еш кына, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән дөрес булмаган мәгълүматны үзгәртү өчен, җир кишәрлеге урнашу урынының реестр хаталарын төзәтергә туры килә. 2024 елда ызанлау эшләрен башкарудан 400 мең сум тирәсе финанс кереме кабул ителсә, быел тугыз ай эчендә бу төр керем 1 миллион 40 мең сумга якын булды. 487 санлы Федераль закон нигезендә, җир кишәрлеге бердәм дәүләт күемсез милек реестрына кертелмәсә, аны сатып та, кадастр исәбенә куеп та булмый. Шулай ук, җир кишәрлегендә төзелгән объектны да исәпкә куеп булмаячак. Шуңа һәр җир кишәрлеге ызанланган һәм тиешле документлар белән рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

– Гөлназ Тәлгатовна, сезнең бүлек техник инвентарьлаштыру һәм техник планнар төзү белән дә шөгыльләнә дидегез. Бу эш нәрсәдән гыйбарәт?

– Бу төр хезмәт техник план һәм техник паспорт әзерләүдән гыйбарәт. Быел 454 мең сумнан күбрәк эш башкарылды. Күпчелек райондашларыбыз техник паспортлаштыру белән техник планның аермасын аңлап бетерми. Техник план объектларны кадастр исәбенә кую өчен эшләнсә, объектны паспортлаштыру газ керткәндә, объектны иминиятләштергәндә, банк аша сату-алуларны рәсмиләштергәндә һәм опека бүлеге белән килешүләр төзегәндә таләп ителә. Быел районда 21 өйгә техник-кадастр эшләре башкарылды. Игенче, Салауз-Мухан, Тат. Бүләр һәм Табын мәчетләре кадастр исәбенә куелды. Паспортлаштыру эшләре “Батырлар йорты” музеена һәм суд бинасына эшләнде. Шулай ук республика программалары кысаларында ГИСУ, “Трансгаз Казан” ҖЧҖ объектларын техник инвентарьлаштыру һәм кадастр исәбенә кую эшләре башкарыла. Табын авылының һәм Мөслим авыл җирлегенең су линиясе кадастр исәбенә куелды. Мөслим авылының Первая урамындагы кибет бинасына инвентарьлаштыру үткәрелеп, кадастр исәбенә кертелде.

– Район техник инвентарьлаштыру бүлегенә ничек мөрәҗәгать итәргә була?

– Техник инвентарьлаштыру идарәсенә гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин: техник инвентарьлаштыру бүлеге урнашкан офиста, дәүләт хезмәтләре порталы аша, техник инвентарьлаштыру идарәсе сайтында, өйгә чакырып һәм күпфункцияле үзәк аша. Хезмәт күрсәтүне уңайлы итү өчен, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә гражданнарны күчмә кабул итүләр дә оештырабыз. Күптән түгел Яңа Усы авыл җирлегендә кабул итү үткәрелде.

– Татарстанның техник инвентарьлаштыру идарәсен иң зур архив тотучы буларак билгеләп үтәләр. Мөслим бүлегендә архив материаллары күпме?

– Әйе, республиканың күчемсез милек объектлары буенча гаять зур дәүләт архивы төзелде, андагы мәгълүмат көн саен дәүләт органнары һәм күчемсез милек хуҗалары тарафыннан киң кулланыла. Безнең архивтагы мәгълүматлар милекчеләр арасында бәхәсле мәсьәләләр барлыкка килгәндә һәм, күчемсез милеккә бәйле проблемаларны хәл итү өчен, судка мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә аеруча кыйммәтле. ТР Техник инвентарьлаштыру идарәсе белгечләре, судта эксперт сыйфатында чыгыш ясап, техник эксперт бәяләмәләренә нигезләнгән карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә Мөслим бүлеге архивында 11394 документ саклана. 2021-2022 елларда архивны цифрлаштыру буенча бик зур эш башкарылды. Техник инвентарьлаштыру идарәсе суд, хокук саклау органнары, Росреестр, Башкарма хакимият органнары өчен документларның күчермәләрен бушлай да бирә.

Фото – Гөлназ Шәймөхәмәтованың шәхси архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев