Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарифлар үзгәрмәде!

Дәүләт Думасы депутатлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттырмаска тәкъдим итте.

Татарстанда ел саен 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арта иде. Быел исә халыкның сөенече зур: бәяләр күтәрелмәде! 
– Хезмәт хакы күтәрелмәгән бер чорда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бик аз гына артуы да халык кесәсенә нык сугар иде. Халык бәяләр үсешен һәрвакыт авыр кабул итә бит. Республика буенча суга иң түбән бәяләр безнең районда дип беләм. Бүген без аның бер кубометры өчен 26 сум 70 тиен түлибез. Электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына да бәяләр үсмәде, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин. 
Газ бәясе дә элеккечә калды. Республика халкы 1 кубометр зәңгәр ягулык өчен 5 сум 72 тиен акча түли. Күп очракта халык газ өчен китерелгән квитанцияләрдә “күктән алынган” бәя булуына канәгатьсезлек белдерә. “Алар күрсәткән сумманы түләгәнем юк. Үземнең счетчик буенча калькуляторда саныйм да, кулланган газ өчен генә түлим”, – ди райондашыбыз Флүрә апа. Ләкин халыкның зары урынсыз икән ләбаса! 
– Халык газга күп итеп язып китерделәр дип зарлана. Алар үзләре гаепле бит! Газ счетчигының показаниесен бирмиләр. Бирмәгән очракта, безнең компьютер планлы норматив начисление буенча исәпли, шуның өчен квитанциядәге сумма да зур килеп чыга. Ләкин артык түләгән булсагыз да, борчылмагыз. Ул акчалар югалмый, алдагы айныкыннан чикерелә. Райондашларыбыз счетчик күрсәткечләрен һәр айның 25нче числосына кадәр безгә хәбәр итәргә тиеш. Бу турыда газ килешүендә дә язылган, – ди Мөслим газ участогы абонентлар бүлекчәсенең ЭВМ операторы Гөлнара Кадыйрова.   
Счетчик күрсәткечләрен квитанциядә күрсәтелгән 2-57-04, 8-987-069-31-38 номерларына шалтыратып әйтергә яисә 8-927-04-20-845 номерына смс рәвешендә, шәхси счет номерын, исем һәм фамилияңне, счетчик күрсәткечен язып җибәрергә була. Моннан тыш, районның газ участогы абонентлар белән газ килешүләрен дә яңарта. 2014елга кадәр төзелгән барлык килешүләр дә базада яңартылырга тиеш, ди участок хезмәткәрләре. 
Тарифлар дигәннән, 1 июльдән торак тарифлары да үзгәрешсез калды. Йорт тирәсен җыештыру, капиталь төзекләндерү, торак йорт белән идарә итү, дератизация һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен дә элеккеге бәядән түлибез. Бәяләрнең артмавын илдәге пандемиягә бәйләп аңлаталар. Мондый шартларда гражданнарга авырлык тудырмас өчен хөкүмәтнең халыкка йөз белән борылуы куандыра, әлбәттә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев