Таныш булыйк!
Резеда Гыйльфанова район поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. Бу һөнәр турында райондашыбыз кечкенәдән хыялланган
– Кечкенә чакта хастаханәдә дәваланганда, шәфкать туташларының “укол” кадаганнарын, банка куйганнарын карап торырга ярата идем. Римма исемле апаның шунда: “Менә эшкә кайтырсың әле үскәч”, – дип әйтүе истә калган. Фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, 1992 елны Яр Чаллы медицина училищесын тәмамлап, Мөслим поликлиникасына эшкә кайттым. Ак халатлы медицина хезмәткәрләрен мин фәрештәгә тиңлим. Бу һөнәрне сайлаган кешеләрнең җаны да пакъ буладыр, – ди Резеда.
Ике ел статистика хезмәткәре булып эшли, аннан Резеданы бала тудыру бүлегенә шәфкать туташы итеп күчерәләр. Яңа туган балаларны карау 20 яшьлек кызга җиңел булмаса да, Резедага тәҗрибәле акушеркалар, табиблар терәк була.
2007 елда Резеда поликлиникага күчә. Диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташы булып эшли. 2012 елдан аны участок шәфкать туташы итеп билгелиләр.
– Резеда апа – үз эшенең остасы. Бик төгәл, пөхтәлек, тәртип ярата. 14 ел профсоюз комитетын җитәкләде. Намуслы хезмәте өчен район башлыгының, ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыкларының, профсоюз комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, – ди район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев