Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Сынауларның була төрлесе...

“Дөреслекне белү дә авыр икән”, – дип уйлады Илүсә

Илүсә әти-әнисенең бердәнбер кызы иде. Башкаларның эне-сеңелләре булуына кызыгып, күпме сораса да, әти-әнисе кызга апай алып кайтмады. 19 яше тулган көнне Илүсә барысын да аңлады: ул тәрбиягә алынган икән. Бу гаиләдә ул – бөтенләй чит бала! Әти-әнисе бу мөлаем ир белән хатын түгел. Кем баласы соң ул? Бу сорауга кем җавап бирер?!

– Әни, ә минем әти-әнием кемнәр? Сез аларны беләсезме? – диде Илүсә әнисенә.

Наиләнең өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни! Колакларым дөрес ишетәме дип, ул, гаҗәпләнеп, кызына борылды. Илүсә исе китмәгән кыяфәт белән гаилә альбомын актара, кайбер фотосурәтләргә текәлеп карый да күзләренә моңсулык йөгерә иде.

Өйдә тынлык эленде. Наилә Закирга: “Дөреслекне үзебездән белсә, яхшырак булыр иде”, – дип, күпме әйтсә дә, ире туктатып килде.

– Илүсә моны ничек кабул итәр? 19 яшенә кадәр әйтмәгәч, нигә серне хәзер ачарга? Моннан нәрсә үзгәрә? Без бит аны үз кызыбыздай яратабыз. Өч айлык чагыннан үстердек. Какмадык, сукмадык, шул ук вакытта артык иркәләп бозмадык та. Дөреслек аның җанын яралар төсле. Син кирәк дисәң, мин каршы түгел, әйтик соң, – диде Закир.

Закир белән тулысынча килеште Наилә. Әйтмәсәләр дә була бит. Кемгә, нигә кирәк ул дөреслек?! Кайвакыт нәрсәнедер әйтми калу әйбәт кенә була бит!

Наиләнең күз алдына Илүсәнең биләүсәдәге чагы килде. Ана булу теләге көчле булгангамы, бер күрүдә яратты ул сабыйны. Илүсәне кулларына алу белән аңлатып булмаслык хис-тойгылар кичерде. Бу хиснең ләззәтлелеген аңлатып булмый. Төнлә туктаусыз елаган сабый инерция буенча Наиләнең күкрәгенә башын төртте. Һәм менә хикмәт: бер тапкыр да балага узмаган, әни дигән бөек хисне татымаган хатынның күкрәкләренә сөт төште. Башта күренер-күренмәс кенә тамчылап нарасыйның авызына тамган сөт тамчылары яңадан хатынның күкрәкләрен тып-тыгыз итте. Наилә үз күзләренә үзе ышанмыйча, Илүсәнең үтә күренмәле бит алмаларыннан сыйпап, “балам”, “нәнием” дип кызыны ашатты. Шул вакытларда Аллаһка рәхмәтләр укыды ул! Ятса да, торса да, рәхмәт әйтергә, дога кылырга ашыкты. Үзен иң бәхетле җан итеп хис итте.

– Әни, нигә уйга баттың? Әйт инде! Кем кызы мин? Берәр сәрхүшнекеме? Наркоманныкымы? Әллә бөтенләй билгесез затныкымы? – дип кабатлады кыз.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 март саныннан укыгыз.

Фото – нейрочелтәр 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев