Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Студентлар десанты" акциясе узды

Җирле халыкның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә булган ышанычын арттыру, кадрлар резервын формалаштыру максатыннан 20-24 гыйнвар көннәрендә "Студентлар десанты" акциясе узды. Әлеге акциядә Сарман аграр көллияте студентлары катнашты. Полициянең ветераннар советы әгъзасы, отставкадагы полковник Валерий Бухарин студентларны бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук яшьләр бүлектәге музей белән дә танышты. Эчке хезмәт подполковнигы Равис Харисов укучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортлары һәм аларга укырга керү тәртибе белән таныштырды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Дамир. Йосыпов исәирекле халык дружинасына керү тәртибе турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев