Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сүтмәгез Кырынтауны!

Баш төзәтер өчен сәрхүшләрнең өендәге бар нәрсәсен шалкан бәясенә генә сатып бетергәнен күпләрнең күргәне бардыр. Алар өчен өендәге хатыны, бала-чагасы бөртек тә кызганыч түгел. Ә киләчәктә ни буласын уйлау юк та юк инде ул.

Фермерыбыз Расыйх абый үлгәч, авылыбыз белән шул сәрхүш гаиләсе хәленә калдык менә. Октябрь аенда авылыбыз урамындагы йортлар каршында капка һәм коймалар өчен утыртылган тимер баганаларны каерып ятканнарын күреп, шунда йөгердем.
– Нишлисез? – дигән сорауга:
– Равил кушты, – дип җавап бирделәр.
– Алар Равилнеке түгел, авылныкы. Китмәсәгез, полиция чакыртам, – дигәч, киттеләр үзләре тагын. 
Гәрдиев Равил, әтисе урынына фермер булып, Әлмәттән кайткан иде. Җирләренең яртысын эшкәртергә дә хәлләреннән килмәгәч, әтисеннән калган бар нәрсәне сатуга кереште. Атларын сатып бетергәч (бер башындагы кечкенә генә бурасы өчендер инде), зур гына ат абзарын да сүтеп аттылар. Ни гаҗәп, шуны алучылары да табылып тора бит әле! Инде хәзер авылны сүтеп сатарга кереште. Янган бер йортның кирпечләрен дә сатып җибәргән (йорты да, кирпече дә аныкы булмаса да). Анысын төнлә караңгыда сүтеп алып киткәннәр иде. Тимер баганаларны да төнлә суырып алып китмәсләр дип әйтеп булмый. Төзү озак булса да, җимерү бик тиз ул.
Тик беребез дә мәңгелек түгел, дөньялар да үзгәреп кенә тора. Шундый матур табигатьле, уты-суы кергән авылдагы корылмалар да (йортларында әле кеше тормаса да) районыбызга кирәк булмас, дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, райондашлар, сүтмәгез Кырынтауны! Сезнең авылларыгыз кебек, аның да яшәргә хакы бар. 

Тәзбирә Заһидуллина. 
Кырынтау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев